Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөгелә-сыгыла гармун уйный, ул ничек онытылсын

Күңелләрне тибрәндерә гармун моңнары: Хәтерләтә үткәннәрне, яшьлек елларын...


Сәрия Мөхәммәдиева сүзләренә язылган җырның шушы юлларын ишеткәч, күз алдына түбәтәйле, баян күтәргән, мөлаем йөзле, шат күңелле Март Шәрәфетдинов килеп баса. Җәйге айлы кичләрдә, буранлы кышларда аларның әкияти өйләреннән гармун тавышы, моңлы җыр ишетелеп тора. Кая гына барса да, аның юлдашы - гармун.
Укытучы гаиләсендә туган Маратның шушы һөнәргә өстенлек бирүе гаҗәп түгел. Унбер ел мәктәптә җыр, физкультура укытты, физика фәненнән белем бирде ул. Йомшак күңелле абыйларын балалар да үз итте. Алар белән нинди генә тәрбияви чаралар уздырмады, билгеле инде, үзе дә гел игътибар үзәгендә булды.
Гармунчы абыебыз кешегә карата мәрхәмәтле. Югары белемле мал табибы да ул. Авыл халкы аның менә нәкъ шушы һөнәреннән файда күрә. «Маратның шифалы куллары орыну белән хайваныбыз терелеп китә», - диләр.
Марат абый - гаиләсе өчен ныклы терәк. Хатыны Флера ханым белән ике ул үстерделәр. Хәзер оныкларга карап сөенәләр. Баянчыбыз мал тотарга ярата. «Ат җене» кагылган диярсең: атлар асрый ул. Аны җигеп, гаиләсе белән табигать кочагына чыгып китү, шунда ял итү - яраткан шөгыле. Табигатьтән сихәт, рәхәтлек ала, энергия туплый. Яше алтмышка җитсә дә, егетләр кебек, яшь күренә. Байлыкка табынмый чөнки, булганына шөкер итеп яши белә. Әйтәсе килгәнен юмор белән җиткерә. Күңеле матур, бай аның.
Хәзер ул Олы Шырдан авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Наҗия Наил кызы белән дустанә эшләп, хезмәтләрендә зур уңышларга ирешәләр.
Зәйнәп Нуруллина.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X