Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләр бирешмәде

Республиканың 12 шәһәр һәм районыннан 12 команда килгән иде бу бәйгегә. Әйтик, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Зәй, Тукай, Азнакай, Ютазы районнары, һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән шәһәре спортчылары көч сынашты. Республика беренчелеген ачу тантанасына катнашучыларны сәламләргә һәм уңышлар теләргә, бәйгене бәяләргә республиканың грек-рим көрәше буенча танылган...


Республиканың 12 шәһәр һәм районыннан 12 команда килгән иде бу бәйгегә. Әйтик, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Зәй, Тукай, Азнакай, Ютазы районнары, һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән шәһәре спортчылары көч сынашты. Республика беренчелеген ачу тантанасына катнашучыларны сәламләргә һәм уңышлар теләргә, бәйгене бәяләргә республиканың грек-рим көрәше буенча танылган спортчылары, тренерлары һәм күп санлы кунаклар да килде. Ярыш тантаналы рәвештә бик матур һәм бәйрәмчә рухта башланып китте. Муниципаль район башлыгы Сергей Батин да, ярышны карарга килеп, яшел үзәнлеләргә җиңүләр теләде.
Ярышта Яшел Үзән данын районның балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар яклады. Бәйге бик киеренке барса да, республикадан көчле командалар килсә дә, яшел үзәнлеләр дә бирешмәде. Ярыш нәтиҗәсе моны ачык күрсәтә, әйтик, I урынны - 1(Толстов Максим), II урынны - 4 (Хәмәдиев Илнур, Колотов Саша, Хәйретдинов Минтимер, Гарифуллин Руслан), III урынны 7 кеше (Мошков Влад, Сабирҗанов Илфат, Шакиров Максим, Канафиев Рөстәм, Маслихин Женя, Ульянов Дима, Әхмәдуллин Азат) яулавы җыелма командада лаеклы спортчылар булуын дәлилләп тора.
Җиңүчеләрне һәм призерларны спорт мәктәбенең тренер-укытучылары А.Данилов, А.Индюков, Р.Салиев, И.Мөхәммәтҗанов әзерләде. Ярышта җиңүчеләр медальләр, кубоклар һәм грамоталар белән, призерлар медальләр һәм ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы грамоталары белән бүләкләнде. Ярыш җиңүчеләренә шулай ук иганәчеләр - Яшел Үзән сөт һәм икмәк комбинатларының, «Гринбус» ширкәтенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X