Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безне җылы яз көтә?

2020 елда Россиядә яз климат нормасыннан берничә градуска җылырак булачак. Бу хакта РБК агентлыгына "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, гыйнвар һәм февраль шулай ук җылы булачак. «Мөгаен, быел чын кыш булмастыр. Температура шактый югары калачак: гыйнварда - нормадан 4-6 градуска югарырак, февральдә - 3-4 градуска булуы көтелә», - дип сөйләде Тишковец. 
Синоптик көндез температура минус 5 градустан түбән төшәчәк, дип фаразлый. Кар да аз булачак. «Гыйнварда иң күбе 10-15 миллиметр явым-төшем булачак, февральдә - 15-20. Февраль карлырак булачак", - дип ачыклык кертте Тишковец. 
Мартта климат нормасының 3-4 градуска артуы көтелә. «Апрельдә - 1-2 градуска, майда - 1 градуска. Ягъни аномалия салмак рәвештә кими башлаячак. Март ахырында климатик яз башлана», - диде ул. 
Метеорологлар апрельдә бөтен яуган кар эреп бетәчәк, ташу куркынычы булмаячак дип белдерделәр. 
https://www.rbc.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев