Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең яхшырак яшисебез килә!

1 мартта районыбыз авылларында референдум уздырылды. Нәрсәгә багышланды дигәндә, халыкның үз авылы мәнфәгатьләрен кайгыртып тавыш бирүе дип тә әйтергә ярый аны.

Бу чараның кояшлы язның нәкъ менә беренче көнендә үткәрелүе дә киләчәкне өметле итә кебек.
Референдумда халык мәгълүм «1+4» программасын быел да дәвам иттерүгә тавыш бирде. Аның мөһимлеген һәркем дә аңлый, уртак мәсьәләләрне дәүләт белән бергә хәл итүгә үз өлешеңне кертү дигән сүз бит инде ул. Без дә әлеге әһәмиятле чараның барышы белән танышырга теләп, якшәмбе көнне Олы Карагуҗа һәм Олы Яке авыллары җирлекләренә барып кайттык.
Олы Карагуҗада без килеп кергәндә урам тулып халык мәдәният йортына таба бара иде. Үз бурычларын иртүк үтәп куярга ашыгулары икән. Референдум башланып әле бер сәгать кенә узуына карамастан, анда туксан бер кеше тавыш биреп өлгергән иде инде. Без шунда Сания апа Сибгатуллина белән танышып сөйләшеп алдык.
- Мин үзем авылыбыз урамнарын төзекләндерергә дип тавыш бирдем инде. Бездә калган як әйбәт, ә менә яшьләрнең авылдан китүе борчый. Югыйсә, һәрберсе шушында ук үз эшен оештыра ала. Эшен оештырган кешегә, билгеле, машина кирәк, ә анысына яхшы юл... Мин менә шулай уйлыйм, - дип аңлатты ул үзенең, әйе, дип әйтүен.
Шунда ук авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров белән дә сөйләшеп өлгердек. Ул үзсалым акчасына бәйле планнары белән уртаклашты.
- Узган ел без йөзәр сум җыеп, дәүләт ярдәме белән исәпләгәндә, счетыбызга барлыгы 458 мең сум акча тупладык. Ул акчаны ярым-йорты башкарыласы вак-төяк эшләргә тотмыйбыз. Әйтик, электр утларын ярты урамга куеп, калганын караңгыда калдыруда мәгънә юк. Кыскасы, «1+4» программасы акчасын - нәтиҗәле эшләргә! Без ул акчага Күлбаштагы Олы урамда яңа юл салачакбыз һәм Чирүчидәге Үзәк урамда яңа төр электр утлары урнаштырачакбыз. Быел, бәяләр артуын истә тотып, җыемны ике йөзәр сум иттек. Халык аңлап кабул итәр дип ышанасы килә, - диде ул.
Мәкаләбезне әзерләгәндә референдум мәгълүматлары билгеле булды. Олы Карагуҗа башлыгын котлый алабыз: тавыш бирергә хокукы булган авыл җирлеге халкының 83 проценты әлеге чарада катнашкан һәм шуларның 99 проценты, уртак эшләргә - әйе, дигән теләген белдергән (каршы килүчеләр нибары 13 кеше).

Ильяс САЛИХҖАН
(Теманың дәвамын газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев