Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безне укучы һәркемгә сәлам юллыйм!

Газетабызның 20 еллыгы ул - «Яшел Үзән» битләрендә районыбыз тарихы.

Ә безнең өчен бу Юбилей - узган еллар тәҗрибәсенә таянып осталыгыбызны арттыру, укучыларыбызны алга таба да шатландырып тору өчен сәбәп тә. Яңа вакытка без, «Яшел Үзән» басмасы районыбызда ана телебездә чыгучы бердәнбер газета исеменә тугры булып яшәр, чәчәк атар дигән яңа өметләр белән керәбез.
Зур күләмдәге массакүләм мәгълүмат чаралары, күптөрле газета-журналлар арасыннан теге яки бу бас­мага өстенлек бирү җиңел түгел. Һәм мин безнең даими язылучыларыбызга ихлас рәхмәтлемен. Шулай ук мин, бу язылу кампаниясендә безгә кушылган яңа укучыларыбызга да бик шатмын. Озак еллар «Яшел Үзән»не алдыручылар безнең бер секундлык дан, сенсация артыннан чапмавыбызны, ә туган җирләрендә яшәп хезмәт итүче гади кешеләр турында язуыбызны белә. Сезнең сорауларыгызга җавап бирергә тырышабыз, дөреслек эзләп төрле ишекләр шакыйбыз. Һәрвакытта без теләгәнчә барып та чыкмый. Шулай да, теләгәнебезгә ирешкәннәргә дә дәлилләребез җитәрлек.
Укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: газетабызны тагын да әйбәт, актуаль һәм кызык­лы итү бердәмлегебездән тора. Сезнең белән аралашудан башка без алга бара һәм сезгә файдалы булырлык дәрәҗәдә үсә алмыйбыз. Языгыз, шалтыратыгыз - бергәләп «Яшел Үзән»ебезне җанландырыйк!
Безнең басмага тугры булганнарга кабат рәхмәтемне җиткерәм. Безнең белән бергә булыгыз, ә без, үз чиратыбызда, сезне шатландыру өчен барысын да эшләячәкбез.
Хөрмәт белән,
Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев