Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 430 ишегалды төзекләндерелә башлады

2020 елда программа буенча барлыгы 1080 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча эшләр Татарстанның 430 ишегалдында башланды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. «Татарстанның 427 йортында төзелеш эшләре бара инде: иске җиһазларны демонтажлау, иске асфальт өслекне сүтү, тротуарлар булдыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру башкарыла», - диелә хәбәрдә. Быел программа буенча барлыгы 1080 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Алар барысы да «Төзекләндерү картасы»на язылачак, аның белән dvor.tatar сайтында танышырга мөмкин булачак. Быел яхшыртачак ишегалларының күпчелеге Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында урнашкан. Эшләр Татарстанның 33 районында бара инде.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру сроклары 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалдын төзекләндерергә планлаштыралар. Бу 2014 елга кадәр төзелгән, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган ишегалды территорияләрен ремонтлау программалары буенча моңарчы яңарту күрмәгән республиканың барлык күпфатирлы йортларының йорт яны территорияләре. Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота. Аңа юлларга, шулай ук җәяүлеләр өчен булган тротуарларга асфальт салу һәм яңаларын булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру керә.

Кичә казанлылар Рөстәм Миңнеханов өчен «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән беренче ишек алды буйлап экскурсия уздырды. Аның ремонты 11 млн. сумга төшкән. Бу акчага эшчеләр асфальт өслекне алыштырган, 28 яңа парковка урыны оештырган, тротуарлар түшәгән, балалар мәйданчыгы һәм яңа фонар урнаштырган. Ишегалдында куаклар һәм яшь агачлар утыртылган, шулай ук газон җәелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X