Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без яшибез дуслык илендә

Илебездә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору айлыгы бара.

Күренгәнчә, дөньялар тыныч түгел, әмма илебез җитәкчелеге алып барган сәясәт терроризмга һәм экстремизмга каршы торуның ныклы мөмкинлеген бирә. Агымдагы елның беренче яртысында районыбызда иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы булды. Муниципаль барлык хезмәтләр, хакимиятнең республика һәм федераль хезмәтләренең бердәм эшчәнлеге район территориясендә тотрыклылыкны, тынычлыкны саклау­га юнәлдерелгән.
Шушы ярты ел эчендә районның миграция хезмәте 1193 чит ил гражданын һәм гражданлык хокукы булмаган кешеләрне исәпкә куйды. Болар нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Украинадан килүчеләр. Кеше ызбасына үз уставың белән кермиләр, дисәләр дә, үзләрен теләсә ничек тотучы «кунаклар» да очраштыр­галый. Әмма мондыйлар районның криминоген хәленә йогынты ясый алмыйлар, чөнки хокук саклау хезмәткәрләренең очлы күзеннән ерак китә алмыйлар. Андыйлар арасында террористлар, экстремистик яки башка кеше хокукына каршы бара торган эшчәнлек алып баручыларның да булуы мөмкин бит. Әмма бәхеткә, безнең районда андый шәхесләр юк, дип белдерә район башкарма комитеты җитәкчесе у­­рынбасары Александр Старостин. Районда экстремистик оешмалар да юк. Әмма шундый Казандагы, Россия Федерациясендәге оешмаларның карашларын хуплаучылар юк түгел. Андыйлар билгеле экстремизмга каршы тору линиясе буенча оператив исәптә тора.
Арабыздан ике кеше законсыз кораллы формированиеләрдә катнашу өчен Сириягә киткән. Аларга каршы җинаять эше ачылган һәм бу юнәлештә максатчан эш алып барыла.
Бүгенге көндә хокук саклау органнарында 25 кеше исәптә тора. Аларның 13е радикаль исламны яклый, 12 кеше яшьләр арасындагы формаль булмаган карашлы оешмаларны хуплый.
- Район хакимиятенең сәяси, иҗтимагый һәм дини оешмалар лидерлары белән тынгысыз эшләү нәтиҗәсендә милләтара, динара ызгышлар теркәлмәде, - ди Александр Старостин.
Әйе, үзара дус, тату яши халкым. Шушы дуслыкка уяулыкны да өстәргә онытмыйк.
Дилбәр Фәезнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X