Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без - Тукайлы халык!

Тукай безнен йөрәкләрдә дигән матур мәгънәле сузләр астында башланып китте узган атнада Урысбага мәдәният йортында 23 авыл мәдәният йортын берләштергән зур смотр концерт.

Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын тууына 130 ел тулу унаеннан иде. Бәйрәмне Урысбага авылы жирлеге башлыгы Наил Гатауллин Тукайнын хәйкәле янында ачып җибәрде, кунакларны Тукайнын уткән тормышы белән таныштырды. Төрле авыллардан килгән авыл жирлеге башлыклары хәйкәлгә чәчәк салдылар, чәк-чәктән авыз иттелэр. әкият геройлары кунакларны каршы алып, залга озата бардылар , ә фоеда кунакларны Кугеш мәдәният йорты узешчәннәре татар халык биюе белән каршы алдылар.. Концертны Идел аъягы узәкләштерелгән клублар системасының яңа житәкчесе Наил Фарит улы Харунов һәм Норлат мәдәният йорты сәнгать житәкчесе белән берлектә алып бардылар. Арабызда Тукай җырларын шул хәтле оста, куңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп җырлаучылар да бар икән. Алар: Марат Гатиятуллин, Гөлфинә Салахова, Гөлфирә Галимзянова, Наҗия Хасановалар. Гомумән безнен Идел Аръягында җырга, монга гашыйк кешелэр бик куп. Бәйрәмне ямьләндереп Шүрәле белән Былтыр (Урысбага), Су анасы(Сүнчәләй), Кәҗә белән сарык (Күгәй һэм Олы Шырдан), килгән иде.Биюләрдән Тукайның: Шүрәле(Норлат) , Кубәләкләр(Мулла иле), Таз(Олы Шырдан), Бала белән кубәләк (Мамадыш -Әкил) башкарылды. Ә Танай мәдәният йорты узешчәннәренен биюләре бәйрәмгэ тагын да ямъөстәде. Олы Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хасанова Г.Тукайга багышлап шигырь язган иде, аны кызы Алия укып узды.

Смотр конкурс булгач жиңучеләрсез булмый. Шулай итеп беренче урын: Олы Шырдан, 2 урын Олы Ачасыр, 3 урын Тау Иле мәдәният йортларына бирелде, ә калган мәдәният йортлары мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Концертны гармунчыларыбыз татар халык көйләренә тезмә уйнап, залдагы кунаклар белән бергә аяк үрә басып «Туган Телне» җырлап тәмамладык. Туган Тел җыры безнең кунелләргә яшьтән ук сеңеп калган, чөнки ул жырда ата-ана назы да, туган илгә, телгә булган олы ихтирам да янгырый! Менә шундый барлык мәдәният йортларын берләштерә торган зур кичәләр кубрәк булсын иде. Ә без татар халкы бик бәхетле, чөнки без - Тукайлы халык.

Лилия Сибгатуллина Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев