Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без менә ниләр эшлибез, ә сез?

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстанда күп кенә мәдәни чаралар уздырылды. Г.Тукай елы игълан ителүгә, безнең бакчада да еллык план кабул ителде, гәрчә Тукай иҗаты тәрбиячеләр игътибарыннан беркайчан читтә калганы булмаса да. Без, тәрбиячеләр, Тукайның иҗади җәүһәрләрен эшебездә бик яратып кулланабыз, Су анасы, Шүрәле - балаларның иң яраткан...

Габдулла Тукайның тууына
125 ел тулу уңаеннан Татарстанда күп кенә мәдәни чаралар уздырылды.

Г.Тукай елы игълан ителүгә, безнең бакчада да еллык план кабул ителде, гәрчә Тукай иҗаты тәрбиячеләр игътибарыннан беркайчан читтә калганы булмаса да. Без, тәрбиячеләр, Тукайның иҗади җәүһәрләрен эшебездә бик яратып кулланабыз, Су анасы, Шүрәле - балаларның иң яраткан геройлары, алар кичәләргә килгәли, балалар белән уйный, шаяра, төрле тәрбияви чаралар уздыра. Тукайның шигырьләренә язылган җырларны балалар яратып җырлый.
Халыкара туган тел көне уңаеннан, бакчабызда шигырь бәйгесе уздырдык. Максатыбыз, әлбәттә, балаларны саф татарча, матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәтү, Тукайның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, иҗатына кызыксынуны арттыру. Ә рус балалары Тукайның тәрҗемә шигырьләрен сөйләделәр. Һәрбер бала шигырьләрне теләк белән, тырышып өйрәнде һәм бүләксез калмады.
Язганымча, Тукай иҗатын өйрәнү Тукай елы игълан иткән өчен генә түгел, һәрдаим бара бакчада. Тукай иҗаты балаларны тәрбияләүдә зур роль уйный, аның әсәрләре яхшы гамәлләрне начардан аерырга, вакытның кадерен белергә, буыннар картаеп катканчы - эшкә, һөнәргә өйрәнеп калырга кирәклеген искәртә, табигатькә соклану, кешеләргә, хайваннарга, кошларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияли. Бәлки, үлмәс әсәрләрен иҗат иткәндә, Тукай, әсәрләренең тәрбияви ягы турында уйламагандыр да, димәк, дөрес уйлау, дөрес фикерли белү сәләте аның канына сеңгән, кечкенә Апушны вакытлыча тәрбиягә алган кешеләрнең дә монда өлеше бар, дигән сүз. Сабыйларга дип атап язылган, сабак алырга да мәҗбүр иткән әсәрләрен яратабыз Тукайның. Бәйрәм кичәләрендә Шүрәле, Су анасы кебек геройларыннан да кызыграк кунакларның булуы мөмкин түгел.
Лилия Гарипова,
«Алтын башак» балалар бакчасы тәрбиячесе
Язманың тулысынча вариантын газетаның 99нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250