Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без кризистан көчлерәк (+фото)

Яшел Үзәндә Татарстан Республикасының Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән 282 фатирлы йорт эксплуатациягә тапшырылды.

Яңа фатир ачкычларын районыбызга эшлекле визит белән килгән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Илебездәге кризис шартларында, Татарстан, экономикада ышанычлы һәм динамикалы үсеш үрнәге булып тора. Россиядә катлаулы хәлләргә карамастан, республикабыз, «Стратегия - 2030» билгеләгән максатларга нык адымнар белән бара. Төгәл билгеләнгән йөкләмәләр һәм аларны тормышка ашыруга комплекслы, сис­темалы караш - күзгә ташланырлык нәтиҗәләр бирә. Халкыбызның яшәеш дәрәҗәсен югарырак күтәрү, шартлар булдыру өчен юллар, спорт комплекслары, торак йортлар, медицина учреждениеләре төзелә. Күптән түгел, яшел үзәнлеләр зарыгып көткән тимер юл өстеннән юл кичүе эксплуатациягә тапшырылды, Рөстәм Миңнеханов районыбызга визиты вакытында бер көн эчендә генә дә өч объектта булды. «Майский» теплицалар комплексында яңача җиһазландырылган, яңартылган цехларны карагач, яңа спорт комплексы ишекләре ачылды. Аннан, шәһәребезнең Төзүчеләр проспектында ТР Дәүләт торак фонды программасы кысаларында «ПСК Народный дом» җәмгыяте тарафыннан төзелгән 9 катлы 14,4 мең кв.м мәйданлы, 282 фатирлы йортның яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Смета суммасы 406,2 миллион сумлык әлеге өйнең бер фатирында, Президентыбыз, традиция буенча бәхетле гаиләдә чәй эчеп чыкты.
Биредә - 73 авария хәлендәге торактан, бер - күп балалы гаилә, 13 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары да яшәячәк.
- Бу шатлыклы көннәрне дә күрергә насыйп булды. Без картларны бәхетле иткән өчен, Ходай үзләрен куандырсын! Бик зур рәхмәт хакимиятебезгә! - диләр ак яулыклы әбиләр күз яшьләрен сөртеп.
Районыбызда сулыкларны саклау буенча да зур эшләр башкарылды. Республика бюджетыннан 66,3 миллион сум исәбенә реконструкцияләнгән шәһәр күле Президентыбызга бик ошады. Ошамаслык та түгел, чынлап та, бик кыска вакыт аралыгында нинди зур эш башкарылды анда. Урман паркы эчендә юллар, күл тирәләре төзекләндерелде, электр яктырту системасы яңартылды, искиткеч балалар мәйданчыгы барлыкка килде, яңа эскәмияләр куелды, яшь агач үсентеләре утыртылып яшелләндерелде. Рөстәм Нургали улы, балалар үзләре ясаган радиоидарәле модельләр арасында күлдә оештырган ярышны бик кызыксынып күзәтте.
- Яшел Үзән заманча яшәешкә омтылучы һәм бу юнәлештә уңышларга ирешүче районнарның берсе. Алга таба да бу юлдан тайпылмыйча, яңа биек­лекләр яулавыгызны телим, - диде республика башлыгы.
Чынлап та, Татарстан икътисади моделенең өстенлеге - инновацияләр. Бу стратегик юнәлештә Татарстанның лидер буларак танылу сәбәпләренең берсе булып, Рөстәм Миңнехановның Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе итеп кабат сайлануы тора. Районыбыз территориясеннән ерак түгел урнашкан IТ-технологияләрдә специальләшүче, Россия өчен уникаль һәм үзенчәлекле «Иннополис» экономик зонасы зур тизлек белән үсә. Санкт-Петербургта узган экономик форумда, Россия субъектларының инвестиция климатының милли рейтингында Татарстанны беренче, дип атадылар. Җыелучыларга бу турыда, республика җитәкчелегенең икътисади сәясәтенә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенә югары бәя биреп, Президент Владимир Путин искә төшерде:
- Республиканың көчле экономикасы ул - эш урыннары һәм югары хезмәт хакы, инфраструктура үсеше һәм социаль проектларның тормышка ашуы, моның нәтиҗәсе - татарстанлыларның тормыш сыйфаты, - диде ул.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев