Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без бергә!

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә нәшер ителүче газета-журналларга язылуның бүген соңгы көне.

Соңгы нәтиҗә турында сүз алып бару иртәрәк булса да, якынчасын хәбәр итә алабыз. Без бер генә укучыбызны да югалтмадык, дип әйтергә тулы җирлек бар.
Соңгы вакытта газета эшчәнлегенә сайт та кушылгач, социаль челтәрдә үз төркемебез дә булдырылгач, сезнең белән элемтәләр тагын да якынайды. Газета конкурсларында, сораштыруларда актив катнашуыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
2015 елның икенче яртысына газетага язылу кампания­сенә районыбызның эре предприятиеләре дә үз өлешен кертте. 1 июльдән Яшел Үзән сөт комбинаты, «Майский» агрокомбинаты, «Горький исемендәге Яшел Үзән заводы», «Серго исемендәге завод» җәмгыятьләре коллективларында укучыларыбыз артты.
Районыбызның игелекле кешеләре - «Әнгам» кибетләр челтәре җитәкчесе Әнвәр Миңнуллин, Бакырчының игелек­ле туфрагында үскән эшмәкәр Рафыйкъ Бәхтияров, Күгәйдә туып үскән шәхси предприятие хуҗасы Рафил Җәләлиев тә мохтаҗ якташларыбызга газета сүзен җиткерүдә зур эш эшләде.
Бүген республикабызда газета-журналлар, электрон мәгълүмат чаралары шулкадәр күп ки, төрлесен сайларга мөмкинлек зур. Шушы мәгълүмат диңгезендә нәкъ менә безнең газетага өстенлек биреп, ышаныч күрсәткәнегез өчен мең рәхмәт. Ышанычыгызны аклап, бары позитив язмалар белән генә сөендереп торырга язсын!

Сезнең «Яшел Үзән»егез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев