Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берсе – кояш, икенчесе – ай

Без хәзер сенсация артыннан куып, тирә-юнебезгә күз ташларга да вакыт тапмыйбыз. Кемдер акча артыннан куа, байлык туплый. Ә кайберәүләр, тормышта бөтенләй башка юлны эзләп, башка кыйммәтләрне таба. Байлык алар өчен мөһим түгел.

Сүзем шәһәрдә яшәүче Луиза һәм Владимир Левачковлар гаиләсе турында. Луизаны әнисе юкка гына «әкиятче» димәгән. Иң гаҗәбе: ире Владимир да аның һәр гамәлен хуплаучы, әкиятен тулыландыручы һәм иң ышанычлы кешесе. Әгәр дә алар икесе бертөрле уйламаса, үзләренеӊ әкиятендәгечә яши алмас иде.
Бу гаиләнең акыллы, чибәр ике ир-егет улы бар. Берсе - Денис, икенчесе - Артур, яшь аралары да артык зур түгел. Икесе дә армиядә хезмәт итеп кайткан. Берсе белеме буенча юрист, икенчесе - рәссам-фотограф. Бер караганда тату матур гаилә, нигә үз башларына тагын мәшәкать өстәргә. Әмма алар тыныч кына бер ритмда яшәргә күнмәгән.
Инвалидлар декадасы барган көннәрдә фестивальдә чыгыш ясаган Алексей Романовка игътибар итмәүчеләр сирәк булгандыр. Ул рояльдә уйнап, тамашачыларны шаккаттырды. Ә бит тумыштан инвалид Алешаның терсәктән астарак ике кулы юк, өстәвенә, алар икесе ике озынлыкта. Язмыш аны куллар белән генә сынап калмаган, аягының да берсе тубыктан юк. Алеша белән бергә монда тагын бер бала - Руслан Хәйруллин да тәрбияләнә.
- Аларның берсе минем өчен - кояш, икенчесе ай кебек, - дип сөйли Луиза Левачкова. - Икесе ике төрле, ялгышмыйсызмы, дип кисәттеләр аларны тәрбиягә алырга уйлагач. Алеша хисләрен яшерә белә, ә Руслан - киресенчә. Һәм шуның белән алар бер-берсен тулыландыра. Хәзер алар икесе дә Казанда махсус интернатта: Алеша - IX сыйныфта, Руслан соңгы елын укый. Икесе дә бик күп фәннәрдән репетиторлар белән шөгыльләнә. Икесе дә интеллектуаль яктан бик акыллы, сизгер балалар. Безнеӊ тормышны да алар, сәламәт булмасалар да, ямьләп торалар, безгә бу дөньяны башка күзлектән күрергә ярдәм итәләр.
Руслан да тумыштан ук инвалид бала, дөрес, аның куллары исән-сау, ә менә бер аягының бот сөяге юк, шуңа күрә ортопедик аяк киеме дә кияргә һәм башка проблемаларны да хәл итәргә туры килә. Хәзер алар бик кыйммәтле операция ясатуны көтәләр һәм аны бары тик Санкт-Петербургта гына ясыйлар.
Бәхетле әни Луиза Левачкова үз балаларына караганда Алеша белән Руслан турында күбрәк сөйли. Әлбәттә, алар гаиләсенә килеп кергән көннән алып бу ике ятим ятимлекләрен оныткан. Ятимлек кенә дә түгел, авырулары да арткы планга күчкән аларныӊ. Луиза үзе һөнәре буенча психолог булгач, ул аларныӊ икесе белән дә уртак тел табып, аларныӊ әнисенә, фикердәшенә һәм дустына әйләнгән.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 94нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев