Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бергәләп коткарыйк!

Андрей Савельевка нибары 23 яшь. Табиблар аңа куркыныч диагнозны хөкем карары кебек чыгарган: кискен лимфобластлы лейкоз ягъни кан рагы. Бу япь-яшь чибәр егетнең дәваханә койкасына ничек эләгүе турында безгә аның дусты Рамил Хәмидуллин сөйли: - Берничә ел элек безнең команда шөгыльләнә торган «Маяк» спорт комплексына озын буйлы таза бер егет...

Андрей Савельевка нибары 23 яшь. Табиблар аңа куркыныч диагнозны хөкем карары кебек чыгарган: кискен лимфобластлы лейкоз ягъни кан рагы.
Бу япь-яшь чибәр егетнең дәваханә койкасына ничек эләгүе турында безгә аның дусты Рамил Хәмидуллин сөйли:
- Берничә ел элек безнең команда шөгыльләнә торган «Маяк» спорт комплексына озын буйлы таза бер егет килде. Көчлеләр командасы булгач, бездә йомшакларга урын юк. Ә бу егетне без шунда ук ошаттык һәм берсүзсез командага кабул иттек. Ышанычны ул тиз аклады, футбол кырында үзен бары яхшы яктан күрсәтте. Аның спортка тиз кереп китүе балачактан ук спорт белән шөгыльләнүендә дә булгандыр. Ул турнирларда да актив катнаша башлады. Без дуслашып киттек, уеннарга гел бергә йөри идек. Команда да безнең бик тату, бер гаилә кебек. Футбол ул мавыгу гына түгел, ә яшәү рәвеше дә бит әле. Аннан соң Андрей армиягә китте. Бер ел Чабаксарда хезмәт итеп кайтты.
Кайту белән туп-туры стадионга килеп, команда өчен уйнарга тотынды. Әмма бәхетсезлек тормышны, спортны, кешеләрне, табигатьне үлеп яраткан егеттән ерак йөрмәгән икән. 2011 елның сентябре иде. Мин травма алганга күрә, команда уенын читтән генә күзәтеп утырам. Карыйм, Андрей кем беләндер бәрелеште, аның белән нидер булды. «Эчем авырта, салат ашап агуландым, ахрысы», - дип үзен тынычландырды ул башта. Хәле начарайса да, футбол кырыннан чыкмады, уенын дәвам итте. Чишенү бүлмәсендә генә без агарынган Андрейның хәлен аңладык.
Тиз арада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтен чакыртырга туры килде. Аны дәваханәгә алып киттеләр. Андрейның талагы өзелеп, эчке органнарына күпләп кан сауганлыгы ачыкланды. Аны Казанга операциягә алып киттеләр. Анда аңа тагын да куркынычрак хөкем чыгарылды: канында рак күзәнәкләре баш күтәргән. Үзенең диагнозын белгән егет РКБда депрессиягә бирелә башлады, әмма без һәм туганнары аңа бу хәлдән чыгарга булыштык. Ул яшәү өчен көрәшә башлады, «Мин җиңәчәкмен!», - дип сүз бирде. Химиотерапия курсын узгач, анализлары әйбәтләнде һәм аны кайтарып җибәрделәр. Андрей, сәламәтлеге әйбәтләнә башлагач, безнең белән аз-азлап футбол да уйнарга чыкты. Ул бик оптимист кеше, тормышны ярата, позитив. Планлы тикшерү шушы елның 28 ноябренә билгеләнгән иде. Андрейга РКБда куркыныч диагнозны тагын ишетергә туры килә: канында рак күзәнәкләре күбәя башлаган... Табиблар бу юлы аңа исән калу өчен арка миен алмаштырырга кирәк дигән. Ә операцияне Санкт-Петербургта ясатырга кирәк, дәвалану курсы 8 миллион сум тора! Хәзер аның өчен һәр көн - исәптә.
Бу кадәр сумманы аның гаиләсенең күтәрә алмаслыгын барыбыз да яхшы аңлый. Шуңа күрә киләчәккә өметен югалтмаган бу егет язмышына битараф калмаган мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Үлем һәм тормыш белән тарткалашкан егеткә сезнең ярдәм кирәк. Ил төкерсә, күл була, диләр. Бергәләп тотынсак, бергәләп көрәшсәк, бәлки, бер кеше гомерен саклап кала алырбыз.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев