Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер төпчек зур бәла чыгарган

Яшел Үзән районындагы Красницкий бистәсенең Тынычлык урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр янгын сагы пультына 30 гыйнварда иртәнге алтыларда килә.

Минутлар эчендә бөтен хезмәт аякка басса да, йорт хуҗасының гомере өзелә. Янгын сүндерүчеләр бөтен көчне янгынны сүндерүгә һәм күршеләрнең йорт-җирен саклауга куя. Кызганычка, йорт хуҗасының янган гәүдәсе генә табып алына. Күршеләре сөйләвенчә, 44 яшьлек ир йортта ялгызы гына яшәгән, эчмәсә дә тәмәкесен тарткан. Бу янгын да хуҗаның үзенең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X