Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер сорау да читтә калмый (+ФОТО)

"Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый мобиль кабул итү хәрәкәте республиканың барлык районнарында эшли.

Бу атнада иҗтимагый кабул итү Яшел Үзәннең Рогачев урамында узды.

Шәһәр халкы мөмкинлектән файдаланып, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга борчыган гозерен, сорауларын җиткереп калырга ашыкты. "Бердәм Россия" партиясендә әйтүләренчә, татарстанлылардан җыелган теләкләр буенча республикадан тәкъдим ителәчәк депутатлар Дәүләт Думасында үз эшен төзиячәк. Иҗтимагый кабул итү хәрәкәте район авылларында булып, халыкның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады инде. Авыл җирендә юлсызлык, социаль проблемалар күтәрелсә, шәһәрдә үзәккә үткәне - торак-коммуналь хуҗалыгы.

-Беләсезме, мин иске йортта яшим, аның каравы торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа йортта яшәүчеләргә караганда күбрәк түлим. Бу ни өчен шулай? - дип соравын биреп калырга ашыкты Рогачева урамында яшәүче Сания апа Йосыпова.

Иҗтимагый мобиль кабул итү хәрәкәте активистлары аның соравын да язып алды. Һәм аларның сүзләренә караганда, бер генә гозер-теләк тә игътибарсыз һәм җавапсыз калмаячак.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев