Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер риваять

Бер хатын иренең икенче хатын белән йөрүеннән зарланып, әнисе янына килә.

- Бу бәладән котылу бик ансат, - дигән әнисе. - Юлбарысның 3 бөртек йонын йолкып ала алсаң, ирең синнән башка берәүгә дә күтәрелеп карамаячак.

Хатын сарык суйдырган һәм шул сарыкның итен һәр көнне юлбарыс яшәгән тауга илтә икән. Башта юлбарыс аны ырылдап каршы алса да, тора-бара ияләшкән һәм итне хатынның кулыннан ук ала башлаган. Һәм инде ул аның килүен көтеп тора икән дә, хатын күренү белән, койрыгын болгап, аның каршына йөгерә икән. Бервакыт юлбарыс, башын ризыклан­дыру­чысының тезләренә куеп, йоклап киткән. Шул чагында зирәк ханым юлбарысның 3 бөртек йонын йолкып алган.

- Менә, күрәсеңме, - дигән әнисе. - Син шундый юлбарысны буйсындыргач, иреңне дә яман гадәтләреннән биздереп, иркә җан иясенә әйләндерә аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев