Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер очрашу – үзе бер гомер

- Өлкәннәр көненә исем дөрес куелмаган дип уйлыйм мин, - диде муниципаль район башлыгы Александр Тыгин бәйрәм көне очрашуында. - Тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр көне дип атарга иде аны. Сезнең белән бер очрашу - үзе бер гомер. Сезнең һәр киңәш - безгә алтын сүзләр. Һәр соравыгызны исәпкә алырбыз. Муниципаль район...

- Өлкәннәр көненә исем дөрес куелмаган дип уйлыйм мин, - диде муниципаль район башлыгы Александр Тыгин бәйрәм көне очрашуында. - Тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр көне дип атарга иде аны. Сезнең белән бер очрашу - үзе бер гомер. Сезнең һәр киңәш - безгә алтын сүзләр. Һәр соравыгызны исәпкә алырбыз.
Муниципаль район һәм шәһәрнең ветераннар советлары әгъзалары, активистлар җыелган иде башлык һәм башкарма комитет вәкилләре, төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган очрашуга. Муниципаль район ветераннар советы рәисе Валентина Перфильева, җыелучыларны бәйрәм белән котлап, бу чараның ике як өчен дә файдалы узуын теләде:
- Өлкәннәр көнендә мондый күләмдәге очрашулар безнең районда хәзер традициягә әйләнде. Җитәкчеләрнең безнең тәкъдимнәргә, сер түгел, тәнкыйтькә дә, киңәшләргә колак салуы, тәҗрибә туплаган кешеләрне хөрмәт итүе, бәяләве безнең өчен олы хөрмәт. Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә моны тоеп яшибез, - диде ул.
Ул өлкәннәр белән аеруча тыгыз элемтәдә, хезмәттәшлектә һәм ярдәмдә торган авыл җирлеге башлыкларын билгеләде. Бигрәк тә Олы Яке, Олы Ачасыр, Ключи, Әйшә җирлекләре өлкәннәргә аерым ихтирам күрсәтә, үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр саны арта.
- Олы Яке авыл җирлеге башлыгы шәһәрдә яшәүче мохтаҗ өлкәннәргә яшелчә белән ярдәм итте, - дип сүзен дәвам итә ветераннар советы рәисе. - Аңа рәхмәтебез зур. «Майский» комбинаты директоры Илшат Ганиев та өлкән кешеләргә игътибарлы. Гомумән алганда, өлкәннәрне онытмыйлар, болар безне бик куандыра. Без шулай ук мәдәният, мәгариф идарәләре белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Әлеге очрашуда өлкәннәр җитәкчеләргә байтак сорау әзерләп килгән иде. Аларның темасы да бик төрле. Ветераннарны райондагы спорт үсеше кызыксындырды, тарифлар да, ТКХ өчен түләүләр, парковкалар һәм, әлбәттә инде, шәһәрне төзекләндерү. Сорауларга җитәкчеләр җентекле җавап бирде, кайберләре игътибарга алынды.
- Сезнең дисциплинага сокланырлык, - диде башлык. - Һәр соравыгыз белән глобаль проблема күтәрәсез. Колак салмый мөмкин түгел.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев