Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер көндә – 3 пар игезәк!

Кичә, 29 май көнне, Казанның 1 нче номерлы бала тудыру йортында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре берьюлы 3 пар игезәк сабый тууны теркәгән.

Казанда мондый хәлнең күптән булганы юк икән инде. Әти-әниләре балаларына: Әлимә һәм Сәлимә, Степан һәм Полина, Николай һәм Александр исеме кушкан.

Моннан тыш кичә Казандагы ике гаиләдә бишенче һәм җиденче балалар дөньяга килгән. Узган ел Казанда 272 пар игезәк бала туган булган. Ә 6 гаиләдә өч игез бала туган.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X