Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер фотоконкурс тәмам, икенчесе башланды

"Әнием - күз нурым" фотобәйгесе зур шау-шу куптарачагын алдан белеп игълан иткән идек. Чөнки һәркем өчен үз әниең иң матуры, иң шәфкатьлесе, иң чибәре, кыскасы - иң-иңе. Әмма тавыш биргәндә укучыларыбыздан иң оригиналь, иң кызыклы фото өчен тавыш бирүләрен үтендек. Чыннан да, бик кызыклы, эчтәлекле фотолар килде, барыгызга да зур...

"Әнием - күз нурым" фотобәйгесе зур шау-шу куптарачагын алдан белеп игълан иткән идек. Чөнки һәркем өчен үз әниең иң матуры, иң шәфкатьлесе, иң чибәре, кыскасы - иң-иңе. Әмма тавыш биргәндә укучыларыбыздан иң оригиналь, иң кызыклы фото өчен тавыш бирүләрен үтендек. Чыннан да, бик кызыклы, эчтәлекле фотолар килде, барыгызга да зур рәхмәт. Иң күп тавышны Лилия Садыйкова һәм Оксана Гыйсмәтуллина җыйды. Алар - җиңүче. Тавыш бирүне күзәткәндә монда билгеле бездә хәрәмләшү булмады микән дигән шик туды тууын... Тик әниләр өчен җан атканда барысы да чын күңелдән эшләнгән дип уйладык.
Ә редакция хезмәткәрләренең күбесенә Танайда яшәүче Асия Закирова фотосурәте ошады: бик позитив, күңелне күтәрә.
Исемнәре аталган әниләргә редакция истәлек итеп китаплар бүләк итә. Әлеге конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа фотоконкурс игълан итәбез. "Безнең сыйныф - иң шәбе" дип аталган бәйгедә мәктәп укучылары катнаша ала. Фотоларны газетаның электрон почтасына җибәрегез. Башладык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев