Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер ай буе ял итәчәкбез

Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елгы бәйрәмнәргә кагылышлы ял көннәрен күчерү турындагы канун проектын әзерләде. Киләсе елга безне бер ай диярлек бәйрәм яллары көтә.

Яңа елда Россия халкы 10 көн ял итәчәк. 2 һәм 3 гыйнвар көннәре шимбә-якшәмбегә туры килгәнлектән, аларны 3 май һәм 7 мартка күчерәчәкләр. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн рәттән - якшәмбе, 21 февральдән, башлап ял итәчәкбез. Халыкара хатын-кызлар көнендә бәйрәм ялы дүрт көнгә сузылачак - 5-8 март.

Май бәйрәмнәре дә кыска булмаячак - Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрель-1 майда дүрт көн буе, Җиңү көнендә 7-9 майда өч көн рәттән ял итәчәкбез.

Россия көнендә кабат өч көн ял көтә - шимбә, 11 июньнән башлап 13 июньгә кадәр эшкә чыгасы булмый.

Елның чираттагы өч көнлек ялы белән бәйрәмнәр ноябрьдә төгәлләнә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4-6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез: канун буенча, бәйрәм көне ялга туры килә икән, ул башка эш көненә күчерелә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев