Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер атнада ике суга батучы

Яшел Үзән районында бер атна эчендә ике ир кеше суга батып үлгән.

Беренче очрак "Парус" көймә станциясе белән тимер юл күпере арасында Иделдә чыккан. Моторлы көймәгә 6 кеше утырган: 59 яшьлек ир, аның хатыны, кызы , ике оныгы һәм тагын бер хатын-кыз. Шушы ир көймә барганда су коенып алмакчы булып, суга сикергән. Сәбәбе нәрсәдә булгандыр, чумган җиреннән кире чыга алмаган. Аның гәүдәсен коткаручылар көймә станциясеннән 700 метр ераклыкта табып алган.

Икенче фаҗига Түбән Урысбага авылындагы плотинада чыккан. Балык тотып утырган Кече Ачасырда яшәгән 57 яшьлек ирнең кармагы өзелгәч, аның артыннан сузылып ялгыш суга төшеп батып үлгән. Бәла аяк астында шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев