Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бензин бәясе артачакмы - Ягулык ресурсларының сыйфатын тәэмин итү идарәсе фаразлары

Татарстанда елына 1 млн тоннадан артык бензин сатыла.

Ел башыннан Татарстанда бензинга бәяләр якынча 3-5 процентка арткан. Шулай да, республикада бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр федераль округ буенча максималь ваклап сату бәяләреннән түбән булып кала. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, ваклап сату бәяләре март, июнь, июль айларында бераз күтәрелгән. "Аларның артуының сәбәбе күпләп сату бәяләре үсешеннән, шулай ук мотор ягулыгына акцизлар артуыннан гыйбарәт", - диде Роберт Гыйләҗиев. АИ-80 маркалы бензинның бәясе ел башында бер литры өчен 31 сум 30 тиен булган, хәзер ул 32 сум 20 тиен. АИ-92 маркалы бензин 32 сум 80 тиеннән сатылган, хәзер ул 34 сум 60 тиен тәшкил итә. АИ-95нең бер литры 36 сум 20 тиен булган, хәзер 37,4 сум. Ә җәйге дизель ягулыгы, узган ел белән чагыштырганда, арзанрак та - 34 сум 20 тиен. Былтыр ул 34,5 сум булган.

"Безнең бурыч - ваклап сату бәяләренең нигезсез артуына юл куймау. Әлегә моңа ирешәбез", - диде ул. Аның әйтүенчә, бәяләр тибрәлеше атна саен мониторинглап барыла. Роберт Гыйләҗиев икенче яртыеллыкта ягулыкка бәяләрне фаразларга ашыкмады, шулай да бәяләрдә тотрыклык булыр дигән өметен белдерде. Аның әйтүенчә, бензин җитештерү буенча Түбән Кама шәһәрендә ТАНЕКО оешмасында яңа производстволарны гамәлгә кертү дә файдага булачак. Ул вакытта республика бензинга ихтыяҗын тулысынча үзе каплый алыр иде. Роберт Гыйләҗиев билгеләп узганча, Татарстан бүгенге көндә елына 1 млн тоннадан артык бензин куллана. Республикада 680 мең тонна бензин җитештерелә, калган 400 мең тонна читтән кертелә. "ТАНЕКОда яңа завод төзелеп файдалануга тапшырылса, башка төбәкләрдән бензин сатып аласы да булмас иде", - диде ул.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев