Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белгәнен башкаларга өйрәтүче – оҗмахлы

Татар үзенең милли ашлары белән гомер-гомергә дан тота. Чәкчәк, гөбәдия ише ризыклар халкыбызның бренды дияргә була.

Шуңа күрә дә татар хатын-кызы ничек кенә булмасын, бу ризыкларны пешерә белергә тиеш. Һәм, кеше алдында оятка калмаслык итеп, җиренә җиткереп әзерләргә тиеш. Моннан бер ел элек оешкан бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлеге милли ашлары әзерләү нечкәлекләренә багышланган мастер-класс үткәрергә булган. Иҗтимагый эшләр өлкәсендә шактый зур тәҗрибә тупларга өлгергән Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге дә яшь оешманың бу чарасын хуп­лап чыгып, күтәреп алды.

Берничә атна элек «Ак калфак» әгъзасы, «Созвездие» балалар бакчасы тәрбиячесе Рамилә Мөхәммәтҗанова Казанда төп оешма уздырган мастер-класста булып кайткан иде. Яшел Үзәндә узган чара әнә шуның матур кайтавазы булды.
Ул көнне 1нче лицейның йорт эшләренә өйрәтү кабинеты гөрләп торды. Милли ризыклар пешерү нечкәлекләренә өйрәнергә теләүче ханым-туташлар шактый җыелган.
Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова бу чараның гореф-гадәтләребезне саклап калуга, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәчәгенә аеруча әһәмият биреп әйтте.
«Ак калфак»ның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова әбиләребез әзерләгән төче күмәч, бавырсакка да тукталды. Һәм бу ризыкларны әзерләүне яшь буынга җиткерергә кирәклеккә басым ясады. Шуңа күрә бу чарада катнашучыларның күпчелеген яшь буынга тәрбия бирүчеләр булуы гаҗәп түгел.
- Мин үзем яшьлектә алган һөнәрем буенча 5 разрядлы пешекче. Милли ризыкларны яратып әзерлим, әмма камиллеккә чикләр юк! - ди Акъегет мәктәбе укытучысы Рәшидә Борһанова.
Сүз дә юк, Яшел Үзән милли аш осталары белән данлыклы. Ә гөбәдия остасы дигәндә, иң беренче 31нче «Чишмә» балалар бакчасы пешекчесе Рауза Гыйсмәтуллина килеп баса, аның гөбәдиясен ашап туеп булмый диләр. Ә балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Зәкәриева исә:
- Рауза ханымның пешергән һәр ризыгын балалар яратып ашый, ә инде камыр ризыкларын «сыпыртып кына куя»! - ди, хезмәттәшенең осталыгына югары бәя биреп.
Үзе дә милли ризыкларыбыз кебек тулып, пешеп торган бу сөйкемле Рауза ханымның кулы-кулга йокмый: җан җылысын салып, бар күңелен биреп эшли ул.

Үзе эшли, үзе безгә сөйли:
- Кирәкле ингредиентлар түбәндәгеләр: 1 стакан сөт; 6 аш кашыгы көнбагыш мае...

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 38нче саныннан укый аласыз.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев