Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белешмәләр җыяр вакыт

2014 елның июленнән сентябрьгә кадәрге чорда балалар бакчасына йөрткән өчен өстәмә компенсациягә хокукны рәсмиләштерү башланды. Көн тудымы яңа мәшәкатьләр. Балалар бакчасына балаңны йөрткән өчен түләүгә компенсацияне яңадан рәсмиләштерер вакыт җиткән икән. Ул гаиләнең бер әгъзасына 20 мең сум табыш туры килмәгәндә бирелә. Бүгенге көндә республикада 195 431 бала мәктәпкәчә белем...

2014 елның июленнән сентябрьгә кадәрге чорда балалар бакчасына йөрткән өчен өстәмә компенсациягә хокукны рәсмиләштерү башланды.

Көн тудымы яңа мәшәкатьләр. Балалар бакчасына балаңны йөрткән өчен түләүгә компенсацияне яңадан рәсмиләштерер вакыт җиткән икән. Ул гаиләнең бер әгъзасына 20 мең сум табыш туры килмәгәндә бирелә.

Бүгенге көндә республикада 195 431 бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөри. Өстәмә компенсация алты ай эчендәге керемнәр буенча түләнүне исәпкә алсак, агымдагы елның июленнән алып сентябренә кадәр социаль ярдәм органнары өстәмә компенсация түләүгә хокукны рәсмиләштерә. Халыкка уңайлырак булсын өчен социаль ярдәм күрсәтү оешмалары балалар бакчаларында "мобиль офислар" оештырды. Моның өчен ата-аналарны кабул итү графиклары төзелде, 250 "мобиль офислар" эшлиячәк. Һәм анда халыкны 285 белгеч кабул итәчәк. Барлыгы 1280 балалар бакчасында җәмгысы 67 мең ата яки ананың хокуклары яңадан теркәлер дип көтелә.

Яшел Үзәндә исә балаларын бакчага йөртүче якынча 5096 гаилә компенсациягә мохтаҗ. Ә "мобиль офислар" 12 бакчада эшләячәк. Райондагы балалар бакчасына һәм шәһәрдәге аз комплектлы бакчаларга (барлыгы 15 бакча) баласын йөртүче ата-аналар документларын яңадан теркәтү өчен социаль ярдәм бүлегенә үзләре килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев