Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белемлегә – премия

Фән олимпиадаларында җиңеп чыккан укучылар уку елы ахырында акчалата бүләк алачак. Бердәм дәүләт имтиханында (ЕГЭ) нинди дә булса фәннән 100 балл җыйган укучы 10 мең сум премиягә өмет итә ала. Укуда аеруча зур уңышларга ирешүче укучыларга һәм аларның укытучыларына район башлыгының акчалата ярдәме - грантлары расланды. Грантлар укучыларга фән олимпиадаларында...

Фән олимпиадаларында җиңеп чыккан укучылар уку елы ахырында акчалата бүләк алачак. Бердәм дәүләт имтиханында (ЕГЭ) нинди дә булса фәннән 100 балл җыйган укучы 10 мең сум премиягә өмет итә ала.
Укуда аеруча зур уңышларга ирешүче укучыларга һәм аларның укытучыларына район башлыгының акчалата ярдәме - грантлары расланды. Грантлар укучыларга фән олимпиадаларында тагын да нәтиҗәлерәк чыгыш ясарга этәргеч бирер, дигән изге максаттан чыгып билгеләнгән.
Район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында 3нче гимназия, 9нчы һәм 1нче лицей укучылары арасында призлы урынны алучылар күп.
Быелгы уку елында район мәктәпләренең 91 укучысы, республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында катнашып, шәһәр һәм район данын яклап кайтты. Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында 3нче гимназия, 1нче лицей һәм Васильевоның 1нче кадет мәктәбе укучылары, барысы 7 кеше, рус теле, әдәбият, информатика, тарих, җәмгыять белеме, хокук, ОБЖ буенча призер булды.
5нче һәм 3нче гимназия, Карагуҗа мәктәбе, химия лицее, Васильевоның 2нче урта мәктәбенең VI-XI сыйныф укучылары (барысы 6 бала) математика, татар мәктәп­ләрендә рус теле һәм рус әдәбияты, астрономия, физик культура, география фәннәре буенча «Респуб­лика олимпиадасының призеры» дигән мактаулы исем алып кайтты.
- Укучыларга һәм укытучыларга грант район башлыгы карары нигезендә түләнә, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Старостин. - Укучыларга - Халыкара балаларны яклау көнендә, ә укытучыларга август конференциясендә тантаналы шартларда тапшырылачак. Олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга грант бирү тәртибе әзер.
Фән олимпиадаларының муниципаль этабында :
җиңүчегә - 3 мең сум;
призерга - 1 мең сум.
Республика этабында:
җиңүчегә - 10 мең сум;
призерга - 5 мең сум.
Бөтенроссия этабында:
җиңүчегә - 20 мең сум;
призерга - 10 мең сум акча түләнәчәк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X