Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан якташларыбыздан зур бүләк

Яшел Үзән районы китапханәләре яңа - «Геройлар батырлыгы буыннар хәтерендә» дип аталган китаплар белән баетылды. Китапны якташларыбыз - Олы Ачасыр­да туып үскән Ләззәт Хәйдәров һәм Әнәс Заһидуллин әзерләп чыгарган.

Әлеге зур хезмәтнең Бөек Җиңүебезнең 70 еллыгына чыгарылуы - халкыбызга үзе зур бүләк, чөнки китап геройлары - Татарстанда туып үскән Советлар Союзы Геройлары әлеге Җиңүне якынайту өчен гомерләрен кызганмаган. Дәһшәтле сугыштан исән-сау әйләнеп кайтучылары да сугыш китергән фаҗигадән тернәкләнү өчен зур хезмәт куйган.
Китап 460 Советлар Союзы Герое, «Дан ордены»ның тулы кавалеры, бөек хәрби начальниклар һәм шул ук вакытта гади солдатлар - Татарстанда туып үскән батырлар турында сөйли. Басмага шулай ук башка республикада, СССРның башка өлкәләрендә туган батыр татарлар турында мәгълүматлар да кертелгән.
ТР Президенты аппараты хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров белдерүенчә, монда иҗат төркеме әлеге китаптан файда алу максатын күздә тотмаган, бу аларның мәгърифәт миссиясе.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 39нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X