Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек галим Яшел Үзән төбәгендә үзенә тынычлык тапты

В.П.Энгельградт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә Василий Энгельградт җәсәден күчереп күмү тантанасы булды. Василий Энгельгардтны яңадан җирләү чарасы бик тантаналы үтте. Башта Зөя кала-утрауның "Всех Скорбящих Радости" соборында панихида булды. Бу эшләрне башлап йөрүче КФУның ректоры Илшат Гафуров: "Мәрхүмнең нәкъ менә монда - туган җирендә, ә бу җир үзе һәм фикердәше,...

В.П.Энгельградт исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендә Василий Энгельградт җәсәден күчереп күмү тантанасы булды.

Василий Энгельгардтны яңадан җирләү чарасы бик тантаналы үтте. Башта Зөя кала-утрауның "Всех Скорбящих Радости" соборында панихида булды.

Бу эшләрне башлап йөрүче КФУның ректоры Илшат Гафуров: "Мәрхүмнең нәкъ менә монда - туган җирендә, ә бу җир үзе һәм фикердәше, дусты Дмитрий Дубяго белән нигез салган Казан император университеты территориясе булып тарихка кереп калган, тынычлык табасы килгән. Һәм ул аны бүген менә шушы тантанага кайткан якыннарына үзе үлгәнче үк әйтеп калдырган булган. Василий Павловичның васыяте үтәлде" - диде.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә бу чараның Зөя кала-утравы өчен иң истәлекле чараларының берсе булуын ассызыклады. "Үз вакытында астроном галимнәр Василий Энгельгардт белән Дмитрий Дубяго бөек бер эш эшләделәр - ике ил - Россия һәм Германия фәне хезмәттәшлегенә, димәк ки, илләр хезмәттәшлегенә нигез салды",- диде ул.

Панихидадан соң галимнең көле салынган табутны обсерваториягә алып килеп, Дмитрий Дубяго гәүдәсе яткан склепка урнаштырдылар. Шунда ук Василий Энгельгардт һәм Дмитрий Дубягога куеласы һәйкәлгә нигез ташы салынды.

Тулырак язманы газетаның 72нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X