Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БДИның тест өлеше бетерелә

Киләсе елдан мәктәп укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарының А блогындагы сорауларга җавап бирүдән "коткарачаклар". Ягъни А блогындагы җавапларның дүрт варианттан берсен сайлап ала алмаячаклар, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хәзер бит укучыга, бәхет елмайса, шул тәкъдим ителгән дүрт җавапның берсе белмәгән очракта да туры килергә һәм дөрес булып чыгарга мөмкин иде....

Киләсе елдан мәктәп укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарының А блогындагы сорауларга җавап бирүдән "коткарачаклар". Ягъни А блогындагы җавапларның дүрт варианттан берсен сайлап ала алмаячаклар, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хәзер бит укучыга, бәхет елмайса, шул тәкъдим ителгән дүрт җавапның берсе белмәгән очракта да туры килергә һәм дөрес булып чыгарга мөмкин иде.

Барлык гуманитар фәннәрдән телдән имтихан бирү планлаштырыла. Дәүләт имтиханы язма формадан тулысынча электрон форматка күчәчәк.

Үзгәрешләр агымдагы елның августыннан да калмый әзер һәм 1 сентябрьгә укытучыларга да, укучыларга да билгеле булырга тиеш, чөнки 2015 елдан бердәм дәүләт имтиханы яңа тәртиптә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев