Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчектән укучыбызга баш мөхәррир җавабы

- Хөрмәтле, редакция! Газетагызның 47нче санында (1 июль) «Бәчек күпере аяныч хәлдә» дигән язма һәм фоторәсемгә ачыклык кертәсем килә.

Сезнең 50 кг авырлыкка гына түгел,
1.5 т җиңел машина, 3 т тракторлар да иркен чыгып йөри, чөнки ул металл конструкциядән эшләнгән. Сезгә газета укучыгыз җибәргән бу рәсем 2014 елда төшерелгән. Авыл башлыгы исеменә язылган жалобадан алынган. Җирле үзидарә җитәкчелегендә күпергә ремонт ясалды. Бүгенге көндә ул менә шундый хәлдә. Тик кайсыдыр игелексезе күпернең бер калаен куптарып киткән. Үзегез барып күрми, белми, ышанмый һәр кеше җибәргән рәсемнәрне бастырырга ашыкмагыз!

Резидә Гатауллина. Бәчек

- Хөрмәтле, Резидә Харисовна, газетабызның 47нче санында, чынлап та, Бәчектә аяныч хәлдә булучы күпер турында мәгълүмат басылган иде. Күңелегезне төшерергә дә куркам, әмма газетага куелган фотоны шәхсән үзем, быелның июнь аенда барып төшергән идем. Шуңа да, тикшерелмәгән мәгълүмат турында гаепләүләрегез урынлы дип уйламыйм. Дөресен генә әйткәндә, әлеге күпернең торышы буенча 2014 елда да шикаять булуы минем өчен яңалык. Димәк, бу хәл бер елдан артык дәвам итә! Ә бит бу күпердән, белүемчә, балалар да йөри, ә алар теләсә кайсы вакыт аякларын авырттырырга мөмкин, кайда басканын аңламаучы мал-туар, тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләр турында әйтмим дә, Аллаһ сакласын. Күп кенә Бәчек халкының соравы буенча без урынга барып, үз күзебез белән күргәч, авыл җирлеге башлыгына сорау бирдек һәм рәсми җавап алдык. Сез аны газетада укыдыгыз.

Хөрмәт белән,
«Яшел Үзән» газетасы баш мөхәррире Илсөя Завилейская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X