Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчектә - Авыл бәйрәме

"Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган.

Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә," - дип яза үзенең Саҗидә апасы турында халык шагыйре Габдулла Тукай. Моны искәртми булмый, чөнки бәйрәм дә Саҗидә ханымның йорты булган урында узды. Хәзер ул урында йорттан нигез генә калган.

Бәйрәмне оештыруда иң күп өлешен керткән, авылы өчен янып-көеп йөргән Хәйдәр Сибгатуллин мондый бәйрәмнәрнең барлык авылны җыеп, булган проблемаларны да сөйләшү мөмкинчелеген атады. Чыннан да, авылга шәһәрдән кайтучылар күп иде.

-Киләсе елга моннан да зуррак бәйрәм ясарга җыенабыз. Авылыбыз кечкенә, Сабантуй үткәрелми, шуңа да инде халык бәйрәмне көтеп ала, - ди ул.

Бәйрәмдә сүз алып әйтүчеләр дә шактый иде, һәм алар барсы да бәйрәм оештырган өчен Хәйдәргә рәхмәт әйтте. Чыннан да, авыл халкына кушыласы килә, чөнки хәзерге заманда бәйрәмне оештырыр өчен дә бик зур матди ярдәм кирәм.

Авыл көнендә район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тә катнашты. Аның фикеренчә, мондый бәйрәмнәр оештырып кына авылны берләштереп, саклап калып була. "Август бәйрәмнәр ае итеп билгеләнелде. Ак яулыклы әбиләрнең йөзендә бәхетле елмаю күрү, ул безнең өчен дә зур куаныч", - диде Фоат Нәзмиевич.

Авыл көне ике өлешкә бүленде. Беренчесендә ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар үзенең элеккеге моңлы җырларны тынлап, чишмәгә суга төшү күренешләрен карап, самавырда кайнаган чәйне татып, яшьлек елларын искә төшерсә, икенче өлештә яшьләр заманча көйгә биеп күңел ачты.

Алмаз Шиһабетдинов, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев