Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Бәби көтәбез әле" җырының клибы табадан төште! (ВИДЕО)

Эстрада артистлары катнашында "Бәби көтәбез әле" җырына төшерелгән клип, ниһаять, дөнья күрде!

Лилия Муллагалиева башкаруындагы җырның клибы быел кыш көне үк, ягъни гүзәл затларыбыз бәби көткәндә төшерелә башлады. Ә инде апрель-май айларында бер-бер артлы сабыйлар туганнан соң, клипның соңгы күренешләрен төшерү тәмамланды. Клипта һәр гаиләнең тормышыннан күңелле һәм бәхетле мизгелләрне күрергә мөмкин.


- Үзара якын дусларның бер үк вакытта әни булырга җыенуы могҗиза кебек булды! Сөйләшсәң дә алай туры китереп булмас иде. Кызлар белән киңәшләшкәч, шушындый клип төшерергә уйладык. Иң элек минем тарафтан җырның көе иҗат ителде, ә сүзләрен Эльвира Сафина язып бирде. Җыр барлыкка килгәнче үк, сюжеты күз алдында торды. Йөкле чакта һәр минутның кадерен белергә кирәк. Кем белә, бәлки арабызда соңгы тапкыр йөккә узучылар да бардыр. Шуңа күрә бу бәхетле мизгелләрне тарихка кертеп калдырасы килде. Кызганычка каршы, барлык күренешләрне дә 4 минутка сыйдырып булмады. Клип чыккач та, кызлар күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп шалтыратты. Мин исә клипта төшәргә ризалашкан ирләребезгә рәхмәт әйтәм! - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилия Муллагалиева.

"Бәби көтәбез әле" җырының клибында Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Чаллыдан кадәр килгән Айгөл Шәйхетдинова гаиләләре катнашты. Төп геройлар - Лилиянең улы Ильяс, Гүзәлнең улы - Марсель, Замирәнең улы - Данил, Гөлназның кызы - Асылбикә, Айгөлнең кызы - Риана. Студиядә төшерелгән күренешләрдә шушы көннәрдә әни булачак Чәчкәне дә күрергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, клипта җырчы Чулпан Йосыпова да төшәргә тиеш булган, әмма ул мөһим эшләре чыгып Пермьгә китеп барган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X