Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Байлык урынына - 14 ел каты режимлы колония

Яшел Үзәндә бер елга якын кеше теленнән төшмәгән вакыйга - инкассатор Игорь Богаченконың, иптәшенең аягына атып, 68 миллион сум банк акчасын талавы кыйссасына шушы көннәрдә кем әйткәндәй, майлы нокта куелды.

Яшел Үзән суды төп җинаятьчене - 14 ел, ярдәмчеләре Илья Кострубинны - 8, Юрий Зеликовны 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Алар аны өчесе дә каты режимдагы колониядә үткәрәчәк.
Башта дәүләт гаепләүчесе Богаченкога беренче дүрт елын төрмәгә утыртып, 15 елга колония һәм миллион сум штраф (калганнарына 12 һәм 10 ел, 500 мең сум штраф) сораган иде.
- Минем улым туды. Бер тапкыр да күргәнем юк. Төрмәгә утыртсагыз, мин аны бик озак күрмәячәкмен. Бу мине атып үтерүгә тиң булачак. Кылган гамәлем өчен миллион тапкыр үкендем инде! Бу минем генә гаеп кенә түгел, банкныкы да, ул миңа хезмәт хакы түләмәде, - дип судка мөрәҗәгать итте Богаченко.
Суд, җинаятьчеләрнең тикшерү барышында хокук саклау органнарына ярдәм итүләрен, гаепләрен тулысынча тануларын, Богаченко һәм Зеликовның кечкенә балалары булуны истә тотып, карар чыгарды. Хокук сакчылары белдергәнчә - йомшак карар. Дәүләт гаепләүчесе сораганча барысына бергә 37 ел түгел, 27 ел бирделәр, штрафлар бирелмәде, төрмәдә түгел, колониядә утырачаклар. Шулай булуга карамастан, җинаятьчеләрнең туганнары әлеге карар белән килешмичә, Югары судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X