Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырлыкны яшьтән тәрбиялиләр

Балалар катнашында уздырылган чаралардан һәрвакытта да эчкерсезлек һәм йөрәк җылылыгы бөркелеп тора. Норлатта «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте канаты астында узган Кыюлар һәм хокук тәрбиясе дәресе нәкъ менә шундый саф, нурлы иде.

Әлеге чараны оештыручыларның берсе, полиция капитаны Фидан Миндибаев:
- Без кыюлар дәресен балалар йортларында ел саен оештырабыз. Хезмәттәшләребез белән аларга яшүсмерләр телендә ватанпәрвәрлек турында сөйлибез. Мондый чараларның максаты патриотик тәрбия генә түгел, ә үсмер егетләрне берникадәр хәрби хезмәткә әзерләү дә.
Норлат балалар йортында тәрбия­ләнүчеләргә һәм лагерьда ял итүчеләргә (әлеге чара «Норлат балалар йорты»нда узды) бөек илебез турында, сугышның рәхимсезлеге турында роликлар күрсәтелде, ә йөрәккә кагылганы, Рәисә Миңнуллинаның үзенең шул йорттан тәрбиягә алган балалары белән куйган шәүләләр театры булды.

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ

Язманың тулырак вариантын газетаның 51нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев