Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Батырлык дәресе»н балалар яратты

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, «Форпост» яшьләр оешмасы активистлары һәм «Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы ветераннары белән берлектә, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Батырлык дәресе» уздырды. Мондый патриотик десантлар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәзер гадәти булса да, алар ул очрашуларны көтеп ала һәм алдан әзерләнә. Очрашуның башында...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, «Форпост» яшьләр оешмасы активистлары һәм «Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы ветераннары белән берлектә, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Батырлык дәресе» уздырды.
Мондый патриотик десантлар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәзер гадәти булса да, алар ул очрашуларны көтеп ала һәм алдан әзерләнә. Очрашуның башында ук полиция хезмәткәрләре полиция эшчәнлеге, аның структурасы һәм дәүләт өчен мөһимлеге турында сөйләде, профилактик әңгәмә уздырды, видеороликлар күрсәтте. Аннан соң «Форпост» оешмасы әгъзалары үзләре, ничек спорт белән шөгыльләнүләре, Бөтенроссия һәм республика күләмендәге ярышларда актив катнашулары турында сөйләп, оешма эше турында ролик күрсәтте. Ә «Сугышчан бердәмлек» ветераннары, үз чиратларында, балалар белән Ватанны яратырга, армиядә хезмәт итәргә алдан әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы әңгәмә алып барды. Шул ук вакытта аларның һәркайсы үзләренең истәлекләре, илне саклаган иптәшләре батырлыгын да сөйләргә онытмады. Аннан соң кунаклар балаларга татлы бүләкләр өләште. Ә «десерт»ка балаларга хәрби күргәзмә күрсәтелде. Балалар экспонатларны карап кына калмады, ә бронежилет, каска, противогаз кебекләрне киеп, Калашников автоматы, Макаров пистолеты, кул гранатларын тотып һәм җыеп карады. Балаларга үзләрен кул сугышында да сынап карарга мөмкинлек бирделәр. Алар инструкторлар өйрәткән һәр хәрәкәтне тырышып кабатлады, акробатик номерларны да кызыксынып үзендә сынады. Бу очрашу балаларга бик ошады һәм алган тәэсирләреннән канәгать калды.
Фидан Миндибаев,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең хокук бозуларны кисәтү һәм халык белән эшләү инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев