Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырларның батыры – Мулла Илендә

Мулла Иле элек-электән үзенең көрәшче егетләре белән дан тоткан. Мәйданнарда хәзер дә сынатмый алар. 1999 елдан уздырыла башлаган, танылган көрәшче, Мулла Илендә туып үскән Динар Хәлилов призына татарча көрәш турнирларын үткәрү матур традициягә кереп китте.

Узган ялда милли көрәшебезгә битараф булмаганнар Мулла Иле мәктәбенә җыелды. Әлеге мәртәбәле ярышка Яшел Үзән шәһәре физкультура һәм спорт үзәгеннән, татар гимназиясеннән, Карагуҗа, Бишнә, Раифа, Татар Танае, Олы Ачасыр, Күгәй авылларыннан, Казан шәһәреннән, Балык Бистәсе, Апас, Биектау, Кайбыч, Чуашия республикасының Ормар районыннан яшүсмерләр көч сынашырга килде. Көрәш секцияләренә йөрүчеләргә төрле алымнар өйрәтү белән бергә, дуслык, әдәплелек, ихтыяр көче, гаделлек кебек матур сыйфатлар да тәрбияләнә. Менә монысы, бәлки, үсеп килүче буын өчен мөһимрәк тәдер әле.
Якташыбыз хөрмәтенә, република һәм район күләмендә уздырыла торган бу бәйге зур спорт бәйрәме булып истә калды. Бихисап бәйгеләрдә катнашкан танылган журналист Илдус Илдарханов сүзләрен кабатлап әйтәсе килә: «Мулла Иле авылының даны күтәрелсен, яшьләр сау-сәламәт булсын, спортка тартылсын дип, киләчәк өчен кайгыртып, янып-көеп йөрүчеләр Хәлиловлар булганда, авыл яши, сабан туйлары гөрлиячәк әле. Ә канатларын ныгытучы яшь бөркетләрнең мәйдан тотасы алда әле!»
Хәлиловлар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә: Хәдичә, Рәхим, Хәлим, Динар, Рәмзия, Ринат, Рөстәм. Бу гаиләдәге ир-егетләрнең барысы да милли бәйрәмебездә көрәшеп үсә һәм дә төрле елларда авыл батырлары исеменә лаек булып килә.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 6нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X