Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башта – урлаганнар, аннары – мыскыл иткәннәр һәм коллыкка сатканнар

Чаллының "Барбарис" күңел ачу комплексында килеп чыккан бәхәс, әлеге хатын-кыз өчен җенси коллыкка әйләнгән. Шәһәр суды әлеге җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Шулай итеп, 29 яшьлек Айрат Галиев, 28 яшьлек Габделхак Теркулов, 24 яшьлек Марат Нәҗипов һәм 48 яшьлек Фәрит Фәсхетдинов җинаять кылуда гаепле, дип табылды.

Әлеге хәлнең башы 2014 елның 29 августына барып тоташа. Күңел ачу комплексына килгән 36 яшьлек хатын-кыз белән Айрат Галиев арасында бәхәс чыга. Шуннан соң әлеге хатын-кыз танышы белән таксига утырып кайтыр юлга чыга. Юлда барганда алар үзләрен билгесез машина эзәрлекләвен сизеп ала. Куркуга калган Чаллы хатын-кызы полиция бүлеге янында туктап, хокук сакчыларын ярдәмгә чакырырга була.

Шулай эшлиләр дә. Әмма аның белән булган таныш ир-ат полиция бүлегенә кереп китү белән, эзәрлекләгән машинадагылар көч кулланып, хатын-кызны урлап алып китәргә өлгерә. Башта аны Габделхак Теркулов фатирына алып кайталар. Аннары Галиев, Теркулов һәм Марат Нәҗипов зыян күрүчене Сидоровка бистәсендәге гаражга алып китә. Анда аны бәйләп кыйныйлар һәм мыскыл итәләр. Моннан тыш зыян күрүче хатын-кызның 114 800 сумлык байлыгын үзләштерәләр. Шуннан соң, берни булмагандай, әлеге хатын-кызны 10 мең сум акчага танышлары Фәрит Фәсхетдиновка сатып җибәрәләр. Сатып алучы аны түләүле интим хезмәт күрсәтү өчен арендалаган фатирына алып кайта.

31 августта зыян күрүче хатын-кыз интернет аша туганнары белән элемтәгә чыга һәм хокук сакчылары аны коллыктан коткара.

Җинаять кылучылар үз гаебен танымаган. Суд Галиевны - 9 ел да 6 ай, Теркуловны - 8, Нәҗиповны - 3, Фәсхетдиновны 5 елга, гомуми режимлы колониягә җибәрү шарты белән, ирегеннән мәхрүм итте.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X