Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкортстанда яшүсмерләр дүртенче сыйныфта укучы кызчыкны кыйнаганнар һәм акчаларын талап алганнар

Уфа мәктәпләренең берсендә буллингның (күмәк рәвештә берәр кешене явызларча эзәрлекләү (бигрәк тә мәктәп укучылары һәм студентлар коллективы, шулай ук хезмәттәшләр арасында күзәтелә) яңа факты турында Facebook тагы үз битендә Башкортсанның кеше хокуклары буенча төбәк советы әгъзасы Динар Зәйнуллин хәбәр итте.

Биредә ул бала әнисенең гаризасына таяна, анда ул баласының өлкән сыйныф укучылары тарафыннан җәберләнүе хакында яза, дип хәбәр ителә. 
Динар Зәйнуллин мәгълүматның раслануын һәм хәзер бу факт буенча эшләүләрен язган. Шулай ук, язма авторы кызның әнисе Еленаның хатын да бастырган. 
Анда Уфа мәктәпләренең берсенең дүртенче сыйныф укучысы буллинг корбаны булган диелә. Кыз әнисенә 2019 елның октябрендә җиденче-сигезенче сыйныф укучыларының аны кыйнауларын, акча таләп итүләрен, куркытуларын һәм үз-үзен үтерергә чакыруларын сөйли. Мөрәҗәгать итүче шулай ук хәбәр иткәнчә, бу хәл аның баласы сәламәтлегенә йогынты ясаган, әмма низагның барлык әгьзалары әлегәчә ачыкланмаган. Шуңа күрә хатын-кыз шаһит булган яки бу вакыйга турында нәрсәдер белгән барлык кешеләрнең ярдәмен, гаделлекне торгызырга сорады. 
РИА Новости хәбәр иткәнчә, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова гариза турындагы мәгълүматны раслады һәм әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев