Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкортстан тауларындагы фаҗига: җинаять эше кузгатылды

Башкортстанда Ирәмәл тауларында 14 яшьлек кызның үлеме, әни кешенең һәм аның кече яшьтәге улы сәламәтлегенә зыян китерү факты буенча РФ Җинаять кодексының 238 маддәсе 2 өлешендәге ("Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү кеше үлеменә китергән") җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитеты белдергәнчә, 2015 елның 29 мартында 11 сәгать тирәсендә 32 яшьлек казанлы, аның 14 яшьлек кызы һәм 5 яшьлек улы Зур Ирәмәл тавына мөстәкыйль рәвештә менү өчен "Ирәмәл" табигый паркы "Тюлюк" постына килгән. Алар үзләре белән ашарга алмаган һәм тауларга җиңелчә кием белән юнәлгән. Парк территориясен саклау буенча дәүләт инспекторы туристларга экологик туристлар маршрутыннан кулланган өчен, рекреацион җыемнар буларак, 60 сумга билет саткан. Шуның белән туристлык хезмәте күрсәтү буенча килешү төзегән һәм гаиләгә, маршрут турында җитәрлек мәгълүмат бирмичә, парк территориясенә керткән. 17 сәгатьтә төркем кайтырга карар иткән, әмма тулы, дөрес һәм төгәл мәгълүмат-күрсәтмәләр, маршрут схемасы булмау сәбәпле, адашканнар. Алар Тыгын сазлыгына килеп чыккан, ә анда көпшәк тирән кар булу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә чыга алмаганнар.

30 мартта 19 сәгатьтә коткаручылар туристларны тапканда, кыз аңсыз була, ярдәм күрсәтелүгә карамастан, үлә. Әни кеше һәм аның 5 яшьлек улы кыздан 200 метр ераклыкта хәлсез килеш табыла. Нәтиҗәдә, 14 яшьлек кыз туңудан үлә, ә әни кеше һәм 5 яшьлек малайның битләре, аяк-куллары өшегән була.

Хәзер тикшерү бу кылынган җинаять нечкәлекләрен һәм анда катнашы булган зат яки затларны ачыклый. Тикшерү кысаларында әни кеше гамәлләренә юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип яза "Татар информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев