Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барысы да өлкәннәр өчен

Яшел Үзәндә өлкәннәрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча «Түгәрәк өстәл» булып узды. Ә.Асылгәрәева ТР Сәламәтлек саклау һәм шулай ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре катнашында республиканың иҗтимагый ветераннар оешмасы советының күчмә утырышында өлкән яшьтәге кешеләргә, сугыш ветераннарына һәм аларга тигезләштерелгән гражданнарга медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дарулар...

Яшел Үзәндә өлкәннәрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча «Түгәрәк өстәл» булып узды.

Ә.Асылгәрәева

ТР Сәламәтлек саклау һәм шулай ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре катнашында республиканың иҗтимагый ветераннар оешмасы советының күчмә утырышында өлкән яшьтәге кешеләргә, сугыш ветераннарына һәм аларга тигезләштерелгән гражданнарга медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү проблемасы каралды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаеваның чыгышына караганда, хәзер фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзекләндерүгә игътибар арткан. Өлкәннәргә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан күчмә кабул итүләр киң практикага кертелә. Медицина өлкәсендә чиратларны юкка чыгару буенча эш алып барыла. «Уңайлы тирәлек» программасы буенча 190 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моның кысасында өлкәннәр, ветеран инвалидлар өчен баскычлар һәм лифтлар үзгәртеп корыла һәм башкалар. Кан тамырлары авырулары үзәкләренең ачылуы да күп проблеманы хәл итәргә булыша. Өлкәннәр, ветераннар өчен мәктәп-семинарлар эшли башлаган. Утырышта шулай ук «сугыш ветераннары госпитале»нең баш табибы урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов, Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов һәм башкаларның чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Уятырлык та, чөнки Яшел Үзәндә соңгы елларда медицина учреждениеләрен үзгәртеп коруга, сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелеп, алга таба үзгәрешләр шактый булды.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга юнәлтелгән мөрәҗәгать тә кабул итте.
«Пока живешь, творить добро спеши, лишь путь добра - спасение души» гранты буенча Яшел Үзәннән ике инвалидка инвалид коляскасы һәм тонометр бирелде.
Бу җыелышуның рәсми өлешеннән соң, катнашучылар үзәк район дәваханәсендәге сугыш ветераннары бүлегендә, кан тамырлары авырулары үзәгендә һәм амбулатория-поликлиника комплексында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X