Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Банкрот буласы урынга үзе штраф түләгән

Банкротлыкка чыгу өчен закон буенча аерым таләпләрне үтәргә кирәк. Менә, мәсәлән, Яшел Үзәндәге "МегионНефтеСнаб" ширкәте директорына банкротлыкка чыгу таләпләрен үтәмәгән өчен 5 мең сум күләмендә штраф салынган.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Ленар Хәйруллин сүзләренә караганда, бу ширкәт 2014 елның декабреннән салым хезмәтендә исәптә торып та, мәҗбүри салым түләүләрен ясамаган. Федераль законга ярашлы рәвештә мәҗбүри түләүләр буенча 3 ай дәвамында үз бурычын үти алмаган юридик зат банкротлыкка чыгу турында гариза бирә ала. Әмма директор банкротлыкка бәйле гариза белән судка мөрәҗәгать итүдә законда каралган бурычын үтәмәгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә директор административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев