Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бананны яратырга 22 сәбәп

Кәефне күтәрә.

Аллергия бирми торган бердәнбер җимеш. Сөякләрне ныгыта, чөнки ул кальцийны организмда тоткарлый. Эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, чөнки банан белән бергә ашалган ризык организмда тизрәк үзләштерелә. Бананны даими ашау - эч катудан коткара. Сару кайнауны баса. Ашказаны җәрәхәтле кешеләргә файдасы зур. Диарея дән тернәкләндерү өчен менә дигән продукт. Спорт белән шөгыльләнүчеләрне, кальцийга бай булу сәбәпле, балтыр көзән җыеруыннан коткара. Шешенүдән җәфаланганнарга файдасы бар. Энергия чыганагы. Ашкайнатуны яхшыр та. Хатын кызларның мәшәкатьле көннәрендә кәефен күтәрә. Банан тимергә бик бай, шуңа азканлылыктан менә дигән дәва. Йөрәк авыруларыннан дәва (инфаркт, инсульт куркынычын киметә, гипертониядән дәва). Иммунитетны күтәрә. Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, ком һәм ташларны чыгара. Балага узгач токсикоздан, юлда косасы килүдән коткара. Бөҗәкләр тешләгән урынга банан кабыгын эчке ягы белән куйсаң, кашынудан коткара. Тән кызышкан вакытта, эссе көндә ашасаң файдасы бар, чөнки ул тән температурасын төшерергә сәләтле. Тәмәке тартуын ташлау чыларга организмнан никотин калдыкларын чыгарып, тәмәкесез тормышка өйрәнергә ярдәм итә. Башны яхшы эшләтә (экзамен бирүчеләргә менә дигән ризык).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев