Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балерина Әлфия Айдарскаяга 90 яшь тулды

Фамилиясеннән үк безнең районга кагылышы барлыгы күренеп тора. Татарстанның ике сөекле сәнгатькәре - композитор Сара Садыйкова белән актер, режиссер Газиз Айдарскийның бердәнбер кызы бит ул Әлфия!


90 яшендә булса да, терекөмеш кебек тере, бөтен эшкә җитез Әлфия Газизовна өч музейны - Күгеш мәктәбендәге әтисе музеен, Апас районы Тутай авылындагы әнисе музеен, Казанның 4нче мәктәбендә Сара Садыйкова музеен оештыруда күп көч куя, бүген дә алар эшен барлап тора.
Бүген бу өлкән кешене япа-ялгыз дип тә атарга була. Чөнки интервьюларында үзен Казан ятимәсе дип атый: балачакта - әтисен (34 яшендә үлә), аннары әнисе Сараны, ирен, бердәнбер улын югалту ачысын кичерергә туры килә аңа.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев