Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Балаңны онытма – алимент түлә”

Бу атнада республика күләмендә “Балаңны онытма – алимент түлә” акциясе башланды.

 

Аның барышында инвалид балаларга һәм җан башына уртача яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә алиментлар түләтү буенча массакүләм рейдлар узды, дип хәбәр итте Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. 
Суд приставлары әйтүенчә, балаларына алимент түләүдән тайчанучылар саны арта бара. 2019 ел башыннан суд приставлары алимент түләмәүчеләргә карата РФдән чыгуны чикләү турында - 1 070, акчалата түләттерү турында 600ләп, бурычлыларның керемнәрен тотып калу турында 200 дән артык карар чыгарган. Моннан тыш, приставлар тарафыннан мөлкәткә арест салу актлары төзелде, бурычлыларның транспорт чараларын теркәү гамәлләре тыелды. 
Рейдлар үткәрү, һичшиксез, нәтиҗә бирә. Суд приставлары бурычлыларның яшәү урыннарына баралар, аларга балаларына тиешле акчаларны түләү таләбен куялар, административ һәм җинаять җаваплылыгы хакында кисәтәләр. 
Йөрәк парәләре өчен тиешле акчаны түләмәүчеләрнең яртысы хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Бурычларның күбесе дә күке-аналарда икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X