Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларын югалткан ата-аналар үзләре җавапка тартылган

15 февральгә каршы төндә полициягә 10-13 яшьлек өч малайның уйнарга чыгып киткән җирдән өйгә кайтмавы турында ата-аналардан хәбәр килә. Полициягә хәбәр иткәнче алар балаларын үзләре аяктан егылганчы эзләгән.

Полиция хезмәткәрләре эзләүне оештыра һәм 15 февральдә көндезге уникеләрдә югалучыларны К.Маркс урамында таба. Иң гаҗәбе шунда, яшүсмерләрнең өйгә кайту уйларында да булмый. Ачыкланганча, алар И.Заикин урамында 21 яшьлек бер егет яшәгән тулай торак бүлмәсендә төн буе куркыныч фильмнар карап, шунда кунарга калган. Бәхеткә, тулай торак бүлмәсе хуҗасы начар яктан полициядә теркәлмәгән.

Хәзер яшүсмерләрнең әти-әниләрен балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен җавапка тарту мәсьәләсе карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев