Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларны тукландыруны тиешенчә оештыра алмаганы өчен, дүрт бакча мөдире эшеннән алынды

Балалар бакчасына йөрүче балаларга кызыгырлык: көне буе тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлана! Дәүләтебездә балалар учреждениеләрендә туклануга зур игътибар бирелә.

Балалар бакчасындагы менюны өлкәннәр бакчага кергәч үк күрә. Ә менә әзерләнгән ризыкларның сыйфаты турында балалардан сорарга инде. Әлбәттә, барлык ризык та балага ошап бетмәскә мөмкин. Кисель, ботканы күргәч, балалар «фу!» дип, борын җыерырга мөмкин анысы, пешекчеләр барлык балаларның ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Бөтенләй ашарга теләмәгән балалар да бар. Гаиләдә баланың ничек туклануына игътибар итегез. Әгәр әбисе баланы кашыктан ашатса, әнисе төрле шоколодлар белән сыйласа, әтисе кич буе суыткыч төбен сакласа, балада туклануга кире мөнәсәбәт формалашуын көт тә тор. Өйдә дөрес тукланырга кирәк.

Бүгенге ата-аналарның бакчада балалар туклануына мөнәсәбәтен беләсегез килсә, социаль челтәрләрне ачып карау да җитә. Ниләр генә язмыйлар да, нәрсәләр генә сөйләп, кемне генә гаепләми замана яшьләре! Яшел Үзән районында хәлләр түбәндәгечә.
Яшел Үзән районы хакимияте балалар туклануына аеруча зур игътибар бирә.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев