Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар лагерьлары җәйге сезонга әзерме?

Быел балалар лагерьларында җәйге сменалар 15 июньдә яки 1 июльдә башлана - барысы да эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак.

Әмма җәйге корпусларда әзерлек тулы көченә бара. Мәсәлән, «Горьковец» лагеренда медицина кабинеты ремонтланган инде, ике блокны ремонтлау төгәлләнеп килә, анда канализация системасы тулысынча үзгәрә. Яшел Үзән лагерьларын йөз процент әзерләп бетерү өчен нибары 10 көн калып бара.

- Яшел Үзән районы территориясендә 9 стационар балалар лагере һәм бер палаткалы балалар ялын оештыру планлаштырыла. Беренче керү датасы озакламый игълан ителер дип өметләнәбез һәм безнең балалар, ә бу 2200 дән артык кеше, лагерьларыбызда ял итәчәк, - дип аңлатты Зеленодольск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков.

Дистанцияле укулар белән хәлдән тайган балалар, лагерь сменалары ачылуны үзләре дә зарыгып көтә.

- Безнең бер урынга берничә ял итәргә теләүче, гәрчә шартлар идеаль булмаса да, балалар бездән һәрвакыт канәгать булып китә һәм киләсе елга яңадан кайта, - дип сөйли М.Җәлил исемендәге ДОЛ җитәкчесе Марсель Гыйбадуллин.

Кичә лагерьны Михаил Афанасьев карады. Җәйге сезонга әзерлек процессың монда, шулай ук, кызган вакыты. Моннан тыш, республика программасы буенча, Казан-Яшел Үзән трассасыннан балалар лагерена кадәр юлларны төзекләндерү эшләре дә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев