Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар да белеп торырга тиеш

Агымдагы елның июлендә «ТР Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә коррупциягә каршы мәгълүмати-укыту чаралар циклын башлап җибәрә.

«Коррупциягә - юк!» дигән исем астында үткәрелүче чаралар республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьларында узачак.
Оештыручылар әлеге укытуларны 15 балалар сәламәтләндерү һәм 2 палаталы лагерьда үткәрергә җыена. Һәм анда 2000ләп бала катнашыр дип көтелә. Биредә коррупциянең нәрсә аңлатуы, аның җәмгыятькә, дәүләткә йогынтысы һәм нәтиҗәсе турында җиткерү, төшендерү, шулай ук балаларда актив гражданлык позициясен тәрбияләү күздә тотыла. Коррупциягә каршы чаралар билгеләнгән график буенча уза. Яшел Үзәндә ул «Васильевский» шифаханәсендә һәм «Горьковец» лагеренда үткәрелә.
Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X