Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балага алимент алу өчен гаризаны ничек һәм кая тапшырырга?

- Кагыйдә буларак, барлык дәгъва гаризалары җавап тотучының тору урыны буенча тапшырыла.

Тик алимент мәсьәләсе буенча, дәгъвачы үзе яшәгән җирендә дә яза ала. Алимент түләтүнең иң гади һәм тиз юлы - мировой суд боерыгын алу.
Суд приказын бирүләре турындагы гариза мировой судка тапшырыла, ул 5 көн дәвамында карала. Тикшерелгәннән соң алимент түләтү турында суд боерыгы бирелә. Ул - гариза язучының кулына тапшырыла яки җавапка тартылучының эш урынына җибәрелә. Суд приказы чыкканнан соң җавап тотучының карарны кире кагарга 10 көн вакыты бар. Әгәр дә шул срок эчендә бернинди гамәл кылынмаса, фәрман үз көченә керә һәм җавап тотучының керемнәреннән закон нигезендә күрсәтелгән сумма тотылып барачак. Ә кире кагу булганда, суд карары юкка чыгарыла һәм бу очракта алимент гади дәгъва производствосы тәртибендә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев