Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала сатам, кем ала?

Мәскәүнең Преображенский район суды Кыргызстанда туып-үсеп, хәзер Татарстанда яшәүче Барнохон кызы Расулжанга хөкем карары чыгарды.

24 яшьлек хатынны «кешеләр белән сәүдә итүдә гаепле», дип таныдылар. Тикшерү билгеләгәнчә, ул үз балаларын социаль челтәрләр ярдәмендә, ике тапкыр сатарга тырышкан. 


Кызны узган елның мартында тоткарлыйлар. Эш материалларыннан күренгәнчә, ул Әлмәттә яшәгән һәм теләсә кем белән элемтәгә кереп, тәртипсез яшәү рәвеше алып барган. Ул вакытта ук инде аның ике яшьлек улы булган. Яңадан балага узып, бу күке ана 2017 елда тиздән туачак сабыен сатарга карар кыла. Моның өчен ул социаль челтәрдә «бала сату» турында игълан бастырды. 


Белдерүне хокук саклаучылар күреп ала. Оператив тәҗрибә кысаларында эш иткән кешеләр бу эштә катнаша. Алар бу хатынның таләпләрен үтәргә һәм хатын-кызны Мәскәүдә торак белән тәэмин итәргә, шулай ук бала табуны оештыру, документларны рәсмиләштерү һәм акча белән ярдәм итәргә ризалаша. Ләкин бала табарга бераз вакыт кала, хатын элемтәгә чыкмый башлый һәм, имештер, туачак кызын үзе тәрбияләргә була. Соңрак, Барнохон кызы Расулжан яңадан балага уза һәм тәрбиягә алырга теләүче әти-әниләрне эзләү турында игълан бастыра. Һәм баланы ул 1 млн сумга сатарга ризалаша. Хатын Мәскәүгә килә һәм бала тапканнан соң 2019 елның февралендә бер ай дәвамында арендага алынган фатирда яши. Хәсрәт ана бала алучы яңа әти-әнигә комачауламаячагы турында язу тапшыра, кирәкле сумманы алгач, аны шунда ук тоткарлыйлар, дип сөйләделәр Мәскәү прокуратурасында. 


Суд Барнохон кызы Расулжанны 4 ел һәм 6 айга гомуми режимлы төзәтү колониясендә җибәрү белән ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр иттеләр Россия тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде һәм шикаять белдерелергә мөмкин. 
Бу күке ананың өч яшь баласын да аларның әбиләре тәрбияли, аларның сәламәтлегенә берни дә янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев