Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала карарга теләгән өчен – яңакка

Яшел Үзән полицейскийлары өлкәннәр белән бәйле тагын бер мошенниклык фактын теркәгән. Бу юлы аферист кармагына Интернет челтәренә эш эзләве турында хәбәр элгән 59 яшьлек хатын-кыз капкан.

Бер уйлаганда, игелекле эш эшләргә теләгән апаны явызларча алдау, яңакка китереп сугу белән бер.

Әлеге ханым иртәнге унда бала «карыйм яки авыру янында утырып торам» дигән белдерү элүгә, 20 минуттан ук «беренче клиент» хәбәр биргән. Ир кешенең ягымлы тавышы бу ханымның шунда ук күңеленә хуш килгән. Белдерү буенча шалтыраткан ир үзен Виктор Александрович дип таныштырган. Ул район хакимиятендә эшләвен, эшенең бик тыгыз булуын, шуңа күрә бу ханымнан 5 яшьлек кызы Ксения белән утырып торуын үтенгән. Кызны, хакимият бинасыннан, ягъни Виктор Александровичның эш урыныннан алып китеп, өендә карап торырга тиеш имеш. Пенсионерка ризалык биргән һәм алар очрашырга сүз куешкан. Әмма билгеләнгән вакытка ир кеше килмәгән. Виктор Александрович пенсионеркага шалтыратып, тоткарлануын хәбәр иткән һәм аңа акчаны да алдан түләү теләген белдергән. Хатын юк, кич белән, кызны алырга килгәч түләрсез әле, дип әйтеп караса да, ир кеше, команда биргәндәй, хатынга ул әйткәнне эшләргә кушкан. Пенсионерка бу кырыс «җитәкчегә» буйсынып, хакимият бинасындагы банкомат янына килеп баскан.

Лилиана Куликова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 47нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X